Җиңү көне быел шимбәгә туры килә. Шуңа бәйле рәвештә, өстәмә ял киләсе эш көненә — 11 майга күчерелә. Нәтиҗәдә, татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк — 9–11 май көннәрендә.

8 май, пәнҗешәмбе көнне, эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Май аенда татарстанлыларны тагын бер ял көне көтә. Ул мөселманнарның дини бәйрәме — Корбан гаете белән бәйле. 27 май — республикада өстәмә ял көне дип игълан ителгән.

26 май, сишәмбе көнне, эш көне бер сәгатькә кыскартыла.