Суднолар Чистай, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә тукталыш ясый. «Татарстан флоты» компаниясе әлеге вакыйганы елга транспорты үсешендә мөһим этап дип бәяли. Чөнки күптән онытылган әлеге юнәлеш 30 елдан соң янәдән торгызыла.
Кунакларны Түбән Камада каршы алалар. Казан елга портыннан кузгалган рейс нефтехимиклар шәһәренә килеп җитә. Идел һәм Кама елгалары буйлап ачылган яңа маршрут Татарстанның биш шәһәрен тоташтыра. Һәрберсендә кунаклар өчен бәйрәм программасы әзерләнә.
«ТР флоты» компаниясе әлеге вакыйганы елга транспорты үсешендә мөһим этап дип бәяли. Чөнки күптән онытылган әлеге юнәлеш 30 елдан соң янәдән торгызыла. Туритсларга тулы маршрут сайлау мәҗбүри түгел: билет бәясе сәфәрнең ераклыгына бәйле. Түбән Камада кунакларны истәлекле урыннар буенча сәяхәт көтә.
Судно Казан Елга портыннан — җомга һәм шимбә, ә Чаллыдан шимбә һәм якшәмбе көннәрендә китә. Даими пассажир рейслары 30 августка кадәр дәвам итәчәк.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
