Бәйрәм алдыннан Түбән Камада «Батырлар юлы буйлап» автомотойөреше оештыру күркәм гадәткә әверелде. Дистәләгән берәмлек техника колоннасы Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булган якташларыбызның туып-үскән авылларына юл тота. Мотоциклчылар, автомәктәп курсантлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары — барлыгы йөздән артык кеше.

Автомотойөрештә катнашучыларны Ветераннар советы рәисе Григорий Китанов сәламли. Старт алдыннан, гадәт буенча, Җиңү монументы янында тантаналы митинг оештырыла. Анда хакимият вәкилләре, студентлар һәм укучылар катнаша. Алар сугыш кырында ятып калган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәлгә чәчәкләр салалар.

Дистәләгән берәмлек техника юлга кузгала. Мотоциклдан алып йөк машинасы кадәр… Максатлары — Бөек Ватан сугышында батырлыклары белән аерылып торган якташларыбызның туып-үскән авыллары буйлап сәяхәт кылу.

Беренче булып, автоколонна Прости авылына тукталачак. Монда Советлар Союзы герое Никита Кайманов туган. Соңыннан автомотойөрештә катнашучылар Каенлы, Смыловка, Ялантау, Иске Чишмә авылларына юл тотачак. Түбән Кама районыннан сугыш кырларына сигез мең кеше чыгып киткән, шуларның яртысы өйгә кире кайтмаган.