Быел гала концертта 10 уку йортыннан 250гә якын студент катнашты. Чара өч тарихи вакыйны колачлый: Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы һәм Түбән Каманың 60 еллыгы.
Әйтерсең лә, чын артистлар. Халык иҗаты йорты сәхнәсендә Түбән Каманың төрле уку йортлары студентлары чыгыш ясый. Яшьләр — булачак төзүчеләр, укытучылар, табиблар… Бүген алар тамашачыга иҗади сәләтләрен күрсәтәләр.
Түбән Камада «Студентлар язы — 2026» фестиваленең гала концерты узды. Бәйгедә 10 уку йортыннан 250гә якын студент катнаша. Бүген сәхнәдә иң-иңнәр чыгыш ясый.
Фестиваль өч тарихи вакыйны колачлый: Россиядә — Халыклар бердәмлеге, Татарстанда — Хәрби һәм хезмәт батырлыгы һәм Түбән Каманың 60 еллыгын.
Студентларны Түбән Кама мэры котлый. Радмир Беляев билгеләп үткәнчә, яшьләр өчен шәһәрдә эшләргә һәм иҗат итәргә мөмкинлекләр бар.
Гран-прины Евгений Королев исемендәге политехника көллияте студентлары яулый. 1нче урында — педагогика көллияте, 2нче урында — Николай Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте. 3 нче урында — транспорт инфраструктурасы көллияте белән Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Түбән Кама филиалы.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
