Түбән Камада 15 майда «Эшкә – велосипедта» акциясе узачак. Бу хакта социаль челтәрләрендә җәмәгать эшлеклесе һәм велоактивист Рәис Шәехов хәбәр итте.

7.00–10.00 сәгатьләрдә шәһәрнең биш урынында «Энергия нокталары» эшләячәк. Анда волонтерлар велосипедчыларга файдалы ризыклар салынган брендлы пакетлар тапшырачак.

  • «Энергия нокталары» адреслары:
  • «Барс 4» сәүдә үзәге (Менделеев ур., 37);
  • «Аркада» сәүдә үзәге (Химиклар пр., 34);
  • «Манзара» сәүдә үзәге (Шинниклар пр., 6);
  • «Тын аллея» тукталышы (Химиклар ур., 49б);
  • Тынычлык проспекты (Социаль фонд каршында)

Акция велосипедта йөрүне популярлаштыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән.