Быелгы чарада йөзләгән кеше: мәктәп укучылары, студентлар, шулай ук шәһәр предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты.

Спортчылар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап 5 километр араны йөгереп үттеләр. Маршрут Октябрьнең 50 еллыгы урамы, Химиклар һәм Төзүчеләр проспектлары, шулай ук Мәктәп бульвары аша узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча мәктәп укучылары арасында 25нче гимназия командасы җиңү яулады. Студентлар категориясендә Түбән Кама химия-технология институты иң көчле булды, ә предприятиеләр арасында беренчелекне «СИБУР» командасы алды.

Эстафета, гадәттәгечә, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан үткәрелә һәм шәһәрнең спорт тормышында мөһим урын алып тора.