Трамвайда сугыш чоры җырлары яңгырады: алар күпме солдатның йөрәген җылыткан... Күп кенә пассажирлар таныш көйләргә кушылып җырлады, ә кайберләренең күзләрендә яшь бөртекләре дә күренде.

Яшүсмерләр шәһәрдәшләргә Георгий тасмалары да өләштеләр. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бу – батырлык һәм тарихи хәтер символы.

Катнашучыларның берсе үз фикере белән уртаклашты:

«Без әби-бабаларыбыз истәлегенә Георгий тасмалары өләшәбез, җырлар җырлыйбыз. Миңа бик ошый. Минем бабаем Смоленск янында һәлак булган, мин аның белән горурланам», – диде Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы укучысы Ринат Муханов.

«Җиңү трамвае» акциясе шәһәрдә икенче ел рәттән оештырыла. Аның төп максаты – яшь буынга патриотик тәрбия бирү, каһарманнар истәлеген саклау. Быелгы чарада дүрт мәгариф учреждениесе катнашты: 36 нчы мәктәп, 37нче һәм 38нче лицей укучылары, шулай ук Татарстан кадетлар корпусы.

Оештыручылар фикеренчә, мондый акцияләр җәмгыятьтә бердәмлекне ныгыта, тарихка һәм каһарманнарга карата хөрмәт тәрбияли.