Шәһәрдәшләр җыр-моң аша сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт җиткерәләр. Бүген артистлар Блокада чоры шаһиты Рокыя Сәхәбетдинова белән концлагерь тоткыны Альбина Дыранова яшәгән йортка бардылар.

Сугыш турында җырлар, балалар башкаруында шигырьләр… Түбәнкамалылар Ленинград камалышы шаһиты Рокыя Сәхәбетдинованы Бөек Җиңү көне белән котларга киләләр. Ишегалды бәйрәм концерты мәйданчыгына әверелә.

Артистларның чыгышларын Рокыя Сәхәбетдинова зур дулкынлану белән карый. Мөхтәрәм түбәнкамалының бала чагы Бөек Ватан сугышы елларына турын килә. Бу авыр чорда ул әти-әнисен, аннары бер-бер артлы абыйларын югалткан. 95 яшьлек Рокыя Сәхәбетдинова киң күңелле, ярдәмчеллеге белән күпләргә үрнәк. Махсус хәрби операциядәге ир-егетләргә даими булышып тора.

Бүген артистлар концлагерь тоткыны Альбина Дыранова хөрмәтенә концерт куялар. Аның да язмышы — ныклык һәм батырлык үрнәге. Түбән Камада ветераннарны 9 май белән котлыйлар. Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан, «Бөтен ишегалды белән җырлыйбыз» очрашулары башланды. Шәһәрдәшләр җыр-моң аша сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт җиткерәләр.