Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышлап, Түбән Кама мәктәпләрендә «Үлемсез полк» акцияләре үтә.

38 лицейда тирән эчтәлекле программа әзерләнә. Бәйрәмне кадет корпусы барабанчылары взводы чыгышы ачып җибәрә. Балалар илебез тынычлыгы өчен көрәшкән ата-бабаларының портретларын алып киләләр.

Өлкән сыйныф укучылары вальс та бииләр. Бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеле – «Җиңү көне» җырын башкару.