Түбән Камада Идел буе федераль округының аерым сак батальоны автойөреш оештырды. Ул ике мөһим вакыйгага багышланган: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына һәм шәһәрнең 60 еллыгына.
Колоннага Казан, Әлмәт һәм Түбән Камадан 21 автомобиль керде. Машиналар патриотик символика һәм әләмнәр белән бизәлгән иде. Алар шәһәрнең үзәк урамнары буйлап уздылар һәм Мәңгелек ут янында тукталды. Биредә сәнәгать предприятие ветераннарын хөрмәтләделәр. Аларны якынлашып килүче 9 май бәйрәме белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Автойөреш икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел ул Казанда оештырылган булса, быел — Түбән Камада. Оештыручылар билгеләвенчә, чараның төп максаты — каһарманнарны искә алу һәм яшь буында ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү.
Акция Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX