«Июнь аенда икенче чемпионат уздыруны планлаштырабыз. Хәзерге вакытта без Россиянең 86 төбәгеннән 870 гаризаны кабул иттек, бу исә чараның махсус хәрби операция катнашучылары өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын күрсәтә», — дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.
Исегезгә төшерәбез, мондый төр һөнәри осталык ярышлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Казанда беренче тапкыр 2025 елның җәендә оештырылган иде. Ул вакытта катнашучылар үзләренең белгечлекләре буенча көч сынашып, яңа һөнәрләр үзләштерү мөмкинлекләрен ныгыттылар, шулай ук, киләчәктә тыныч тормыш кору өчен яңа юллар ачтылар. Узган елгы ярышларда Татарстаннан 25 кеше катнашып, шуларның 16сы финалга чыгу бәхетенә ирешкән.
Ләйлә Фазлыева махсус хәрби операциядә катнашучыларны тернәкләндерү системасында спортның, шул исәптән паралимпия хәрәкәте белән шөгыльләнүнең мөһимлеген аерып әйтте. «Бу, бары тик спорт ярышлары гына түгел, ә тормышны яңадан кору, үз-үзеңә ышанычны кайтару һәм тирә-юньдәгеләргә таяныч булу өчен зур мөмкинлек», — дип аңлатты ул.
«Абилимпикс» хәрәкәте «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында үсә.
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
