Капиталь ремонт эшләре белән бәйле рәвештә, Түбән Кама районында 12 майдан Кама Аланы — Ширәмәт автомобиль юлы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә.

10,7 километрдан 13,9 километрга кадәр участок ябылачак, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт министрлыгы матбугат хезмәте. Чикләү 31 августка кадәр гамәлдә булачак.

Машина йөртүчеләргә ябык участокны Чистай - Түбән Кама трассасы буенча урап узарга тәкъдим ителә.