Тантаналы митинг унда башлана. Түбәнкамалылар шулай ук «Мәңгелек батырлык» хәрби-патриотик экспозициясе белән таныша алачаклар. Көн дәвамында иҗат коллективлары чыгышы катнашында концерт.
Кичке тугызда бәйрәм салюты. Ул 9 май көнендәге оператив хәлгә бәйле булачак.
Бәйрәм программасы
09:00 — Ветераннар арасында үткәрелә торган «Балкыш» IX Республика фестивале җиңүчеләре катнашында «Тормыш өчен…» концерты (Халык иҗаты йорты мәйданы)
09:00–16:00 — Н.В. Лемаев скверында интерактив мәйданчыклар
10:00 — Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг (Җиңү мәйданы)
11:30 — «Мәңгелек батырлык» хәрби-патриотик экспозициясе (Халык иҗаты йорты мәйданы)
Концерт марафоны
12:00 — «Йөрәкнең мәңгелек хәтере»
12:25 — «Без бу юлларны оныта алмыйбыз» концерт-иҗат үзәге
13:15 — «Үткән елларның изге хәтере», өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм музыка мәктәпләре
16:30 — «Җиңүгә илтүче җырлар!», шәһәр һәм предприятиеләр иҗат коллективлары, «Капелла» вокаль ансамбле
18:00 — «Җиңүле май». «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле
19:30 — «Шатлык белән сагыш янәшә», «Илһам» татар эстрада ансамбле (Халык иҗаты йорты мәйданы)
21:00 — Салют
Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
