Ярыш көнендә балаларның һәрберсе саклагыч экипировкада – башларында шлем, тезләрендә һәм терсәкләрендә махсус саклагычлар киеп чыкты. Бу – аларның юл хәрәкәтендә үзләрен ничек хәвефсез тотарга тиешлеген аңлауларын күрсәтә. Балалар велосипедта һәм самокатта төрле фигуралы күнекмәләр күрсәттеләр, монда төп шарт – биремне мөмкин кадәр төгәл һәм кыска вакыт эчендә үтәү иде.
«Куркынычсызлык каруселе» муниципаль конкурсы инде 10 елдан артык үткәрелеп килә. Оештыручылар сүзләренчә, аның төп максаты – кечкенә шәһәрдәшләребезгә кечкенәдән үк юл кагыйдәләрен өйрәтү, юл йөрү күнекмәләрен формалаштыру.
«Балалар үзләренең юл йөрү кагыйдәләре буенча алган белемнәрен, күнекмәләрен төрле викториналар, күңелле уеннар аша күрсәтәчәкләр, шулай ук велосипедта һәм самокатта йөрү осталыкларын да күрсәтә алачаклар», – дип белдерде 93нче балалар бакчасы мөдире Гөлназ Лотфуллина.
Нәтиҗәдә, беренче урынны 77нче балалар бакчасы командасы яулады. Икенче урынга 64нче, өченче урынга 93нче мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре лаек булды. Шулай ук, төрле номинацияләр буенча җиңүчеләр бүләкләнде, ә конкурста катнашкан һәр бала диплом белән бүләкләнде.
Альбина Вәлиева
MAX
