«Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм әһелләре! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Бу бәйрәм сүз осталыгына, тарихи хәтерне саклауга, заманча Татарстанның казанышларын һәм үсеш юнәлешләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүгә багышланган барлык хезмәткәрләрне берләштерә.
Матбугат гади мәгълүмат чыганагы гына түгел, ул мәдәниятне, туган телләрне һәм күпмилләтле халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау өчен мөһим корал булып тора. Цифрлы заманның тиз үзгәрешләре шартларында массакүләм мәгълүмат чаралары дәүләт сәясәтен яктыртучы, хакимият белән җәмгыять арасында нәтиҗәле әңгәмә урнаштыручы һәм сыйфатлы журналистика традицияләрен саклаучы ныклы терәк булып кала.
Хезмәткә тугрылык, намуслылык, объективлык һәм граждан җаваплылыгы кебек югары кыйммәтләребез ветераннар һәм тармак династияләре тарафыннан нык нигезләнгән.
Бәйрәм көнендә республика медиаколлективына тугры укучыларның рәхмәтле карашын, илһамлы һәм эчтәлекле материаллар, иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.

Альбина Вәлиева
MAX
