Түбән Камада махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннарны җәмгыятькә һәм хезмәт базарына җайлаштыру максатында вакансияләр ярминкәсе оештырылды. Әлеге чара «Ватанны саклаучылар» фондының төп юнәлешләренең берсе булып тора. Ул солдатларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эш белән тәэмин итү, һөнәри осталыкларын үстерү һәм яңадан укыту мөмкинлекләре тәкъдим итүгә юнәлдерелгән.
Айнур Әскәров – махсус хәрби операция ветераны. 2024 елда ул контракт нигезендә алгы сызыкка җибәрелгән, узган ел яраланып кайткан. Бүген ул вакансияләр ярминкәсенә эш эзләпкилгән. Бу – бик яхшы мөмкинлек, – ди түбәнкамалы.
Ярминкә «Ватанны саклаучылар» фондында узды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен 570кә якын эш урыны тәкъдим ителә. Аларның өлкәләре төрле: машина йөртүче, инженер, сакчы, электр белән эретеп ябыштыручы. Аерым игътибар солдатларның гаилә әгъзаларына бирелә.
Моннан тыш, җәй көне махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын да эшкә урнаштыралар. Узган ел мәшгульлек үзәге 17 балигъ булмаган үсмергә эш табарга ярдәм иткән
Альбина Вәлиева
MAX