Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында, шулай ук Лемаев скверында фонтан җиһазларына зыян килү очраклары ешайган. Түбән Кама җитәкчелеге шәһәр халкына һәм кунакларына парклардакоенмауларын сорап мөрәҗәгать итте.

«Фонтаннар — катлаулы инженерлык корылмалары. Аларның коммуникацияләренә зыян килү кыйммәтле җиһазларны сафтан чыгара гына түгел, ә электр системалары булу аркасында кешеләр сәламәтлегенә куркыныч тудыра», — дип хәбәр итә Түбән Кама администрациясенең матбугат хезмәте.

Ата-аналарга балалары артыннан күзәтергә һәм аларга фонтаннарның су коену урыны түгел икәнен аңлатырга киңәш итәләр.