Татарстанның 200дән артык укучысын уртак хыял берләштерә – киләчәктә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре булу. Әлеге максатка якынаю өчен алар тагын бер тапкыр Түбән Камада җыелды. «Камский Артек» лагерында «Имин тәгәрмәч» республикакүләм бәйгесенең финалы тантаналы рәвештә ачылды.
Чистай, Алабуга, Яшел Үзән һәм башка район-шәһәрләрдән барлыгы 58 команда килгән. Бу – муниципаль этапларда җиңеп чыккан 232 яшь юл хәрәкәте инспекторы. Күркәм традиция буенча, конкурсның финалы нәкъ менә «Камский Артек»та уза. Бәйгенең исә тарихы инде 32 елга сузыла.
Катнашучыларның кәефе күтәренке.
Ачылыш тантанасында Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов катнашучыларны сәламләде һәм уңышлар теләде. Өч көн дәвам итәчәк программа бик бай. Катнашучылар теоретик белемнәрен тикшерәчәк, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирәчәк. Шулай ук беренче медицина ярдәме күрсәтү күнекмәләрен һәм велосипед белән идарә итү осталыкларын да сынап караячаклар.
Оештыручылар фикеренчә, бәйгенең нәтиҗәләре 22 майда игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы «Адымнар» гимназиясендә узачак.
Альбина Вәлиева
MAX