Татарстанда көчле эсседән соң температура сизелерлек төшәчәк, дип фаразлый синоптиклар. Сәбәбе – республика территориясенә антициклон керү белән бәйле. 

Һава торышы болытлы булачак, әммә әһәмиятле явым-төшемнәр көтелми. Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, төнлә термометр баганалы +10…+15 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +22…+27 градустан югары күтәрелмәячәк.