Түбән Кама районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә ярдәм итүне дәвам итә. Авыл волонтерлары актив эшли: маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый, өй ризыклары әзерләп җибәрә.
Бу юлы изге эшкә Каенлы һәм Кече Ерыклы авыллары халкы да кушылды. Алар Химиклар проспектындагы 72Б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктына солдатлар өчен кирәкле әйберләр алып килде.
Волонтерлар әйтүенчә, мондый ярдәм хәрбиләрнең рухи халәте өчен дә зур әһәмияткә ия.
Альбина Вәлиева
MAX