Алар үзләрен электр челтәрләре хезмәткәре дип таныштырып, исәпләү приборларын алыштыру сылтавы белән пенсионердан СМС код сораганнар.

Шуның артыннан «Дәүләт хезмәтләре», «Росфинмониторинг» һәм ФСБдан шалтыратулар булган. Нәтиҗәдә, пенсионер башта 300 мең сум, аннары автомобилен 1 миллион сумга сатып, акчасын билгесез затларга күчергән.