Мондый автомобильләр шәһәрнең тышкы күренешен генә бозып калмый, ә ишегалларында урын алып тора, хәрәкәткә комачаулый.
Шундый мисалларның берсе Тынычлык проспектындагы 115нче йорт ишегалдында урнашкан. Биредә күптәннән ташландык хәлдә торучы автомобиль яшәүчеләрнең игътибарын җәлеп итә. Машинаның нинди марка булуын да ачыклау кыен, чөнки ул озак вакыт кулланылмаган.
Белгечләр искәртүенчә, озак вакыт дәвамында бер урында торган һәм кулланылмаган транспорт чарасы ташландык автомобиль дип таныла. Мондый машиналарны административ-техник инспекция хезмәткәрләре махсуслаштырылган стоянкаларга эвакуацияли.
Гамәлдәге тәртип буенча, эвакуацияләнгән автомобиль кимендә бер ел махсус саклау урынында тотыла. Бу вакыт эчендә хуҗасы документларын тәкъдим итеп, үз мөлкәтен кире кайтара ала.
Административ-техник инспекция җитәкчесе Альберт Гарифуллин сүзләренчә, шәһәрдә ташландык автомобильләр проблемасы актуаль булып кала.

Альбина Вәлиева
MAX