Ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, барлык хокук бозучыларның яктылык үткәрү күрсәткече 70%тан да кимрәк булган. Хокук бозучыларгы 500 сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Инспекторлар элек кагыйдә бозуны бетерү турында күрсәтмә алган автомобильчеләргә аерым игътибар бирәләр. Суд карарына кадәр алар вакытлыча тоту изоляторына китерелергә мөмкин. Әлеге маддә буенча санкцияләр 4 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алуны күздә тота.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
