Ватанны саклаучылар көньяк хәрби округы бүлекчәләрендә, үзәк хәрби округының пилотсыз системалары бүлекчәләрендә, Ленинград округының 14нче армия корпусы, «Арктическая» 80нче мотоукчылар бригадасының пилотсыз системалары бүлекчәләрендә хезмәт итәчәк.
Хәрби комиссар Газинур Ситдыйков, атакай Александр Колчерин хәрбиләргә үгет-нәсыйхәт сүзләре әйттеләр. Шулай ук ил сакчыларына «Сугышчан туганлык» ветераннары һәм туганнары исән-сау Җиңү белән кайтуларын теләделәр.
Исегезгә төшерәбез: Татарстанда контрактчыларга түләү 2,9 млн сумга җитә.

Гөлия Нигъмәтуллина
MAX
