Гаилә Түбән Камага 1961 елда Бөгелмә районыннан килеп урнаша. Ул вакытта яшь гаилә шәһәрнең нигезе генә салына башлаган чорга туры килә. Шакировлар беренче йортлар, мәктәпләр һәм мәдәният объектлары төзелешендә катнаша.
Юбилей уңаеннан гаиләне шәһәр һәм район активистлары, ЗАГС идарәсе вәкилләре, депутатлар ярдәмчеләре тәбрикләде. Аларга изге теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм Менделеевск сайлау округы депутаты Олег Шумков исеменнән дә котлау сүзләре яңгырады.
Шакировлар гаиләсе өч бала тәрбияләп үстергән. Бүген алар алты онык һәм дүрт оныкчыкның яраткан әби-бабасы. Озын һәм бәхетле гаилә тормышының сере турында сорагач, юбилярлар бер-береңне яратып кына түгел, тормыш сынауларын бергәләп узарга да кирәклеген әйтә.
65 еллык уртак тормыш юлы — гаилә ныклыгының, хезмәт сөючәнлекнең һәм тугрылыкның ачык мисалы. Түбән Каманың үсешенә өлеш керткән Шакировлар гаиләсе шәһәр халкы өчен бүген дә үрнәк булып кала.

Альбина Вәлиева
MAX
