Түбән Камада яшәүче Станислав Тансарин 16 ел дәвамында кан тапшыру белән актив шөгыльләнеп, барлыгы 40тан артык тапкыр донор булган. Аның күпьеллык игелекле хезмәте югары бәяләнеп, ул «Россиянең мактаулы доноры» күкрәк билгесе һәм таныклык белән бүләкләнде.
Тантаналы бүләкләү чарасын Түбән Кама муниципаль районының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Эльза Гыйльметдинова белән Кан үзәгенең баш табибы Фәнис Нургаянов уздырды. Бу вакыйга Бөтендөнья донорлар көненә багышлап оештырылды.
Искәртеп үтик, Түбән Каманың Кан үзәге шәһәр һәм райондагы медицина учреждениеләрен генә түгел, шулай ук Зәй һәм Яңа Чишмә районнары хастаханәләрен дә кан компонентлары белән тәэмин итә.
Донор булу өчен 18 яшь тулган, авырлыгы 55 килограммнан ким булмаган һәм медицина ягыннан каршылыклары булмаган һәркем катнаша ала. Әгәр дә сез дә кеше гомерен саклауга өлеш кертергә телисез икән, Түбән Каманың Кан үзәге регистратурасына 41-01-80 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Альбина Вәлиева
MAX
