Булачак солдатлар бер ел дәвамында һава-десант һәм коры җир гаскәрләрендә, Росгвардиядә, шулай ук һава-космик көчләрдә хезмәт итәчәк.

Озату чарасында Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков һәм солдат аналары комитеты вәкиле Татьяна Абрамова булачак хәрбиләргә изге теләкләрен җиткерде. Алар егетләргә Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәүләрен, хезмәтләрен уңышлы уздырып, исән-сау әйләнеп кайтуын теләделәр.