Түбән Камадан тагын 12 кеше РФ Оборона министрлыгы белән хәрби хезмәткә контракт төзеде. Егетләрне хезмәт итү урыннарына аларның туганнары һәм дуслары озатты.
Билгеле булганча, контракт нигезендә хезмәт итүче солдатлар Үзәк һәм Көньяк хәрби округы бүлекчәләрендә, шул исәптән пилотсыз системалар гаскәрләрендә Ватан алдындагы бурычларын үтиячәк.
Озату тантанасында Түбән Кама муниципаль районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков шәһәрдәшләргә уңышлы хезмәт итүләрен теләде. Изге теләкләргә егетләрнең якыннары да кушылды.

Альбина Вәлиева
MAX
