Кунаклар өчен бай программа әзерләнде: осталык дәресләре, концерт, бушлай аттракционнар, шулай ук хәйрия ярминкәсе һәм алгы сызыкта кулланыла торган әйберләр күргәзмәсе.

Бәйрәмдә шәһәр җитәкчелеге дә катнашты. Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев волонтерларга рәхмәт сүзләрен җиткереп, аларның эшен ил күләмендә үрнәк дип бәяләде.

Чараның тагын бер үзенчәлеге — шагыйрь һәм волонтер Рүзәл Минһаҗевның яңа китабы белән таныштыру булды. Әлеге җыентыкта ватанпәрвәрлек, солдатларның батырлыгы һәм фронттагы истәлекләр турында 300гә якын шигырь урын алган. Аларның бер өлеше танылган җырчылар Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова һәм Әнвәр Нургалиев тарафыннан да башкарыла.

Рүзәл Минһаҗев хәрбиләргә ярдәм итүнең үз тормыш рәвеше булуын ассызыклады. Ул 30дан артык тапкыр алгы сызыктагы солдатлар янына барып, аларга гуманитар ярдәм тапшырган.

«Безнең бурыч — аларны исән-сау өйләренә кайтару, фронттагы авырлыкларын җиңеләйтү. Кемгәдер техника кирәк, кемгәдер җылы сүз. Мин күргәннәрне шигырь итеп язам», — дип билгеләп үтте волонтер-шагыйрь.

 Бәйрәмне оештыруда «Сугышчан туганлык» оешмасы һәм «Сабантуй» аттракционнар паркы җитәкчелеге катнашты. Чарадан кергән барлык акчалар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен юнәлдереләчәк.