Тикшерү объектының берсе — автовокзал булды. Биредә капиталь ремонт эшләренең якынча 60 проценты инде башкарылган. Хәзерге вакытта бина тышлау эшләре алып барыла, шулай ук барлык инженерлык системалары тулысынча яңартыла. Ремонт барышында автовокзал гадәти режимда эшләвен дәвам итә.

Шулай ук объектта кадрлар мәсьәләсе дә актуаль булып кала. Автовокзал директоры вазифасына вакансия ачылган, төп таләп итеп кандидатның нәтиҗәле хуҗалык идарәчесе булуы билгеләнгән.

Комиссия шулай ук «Ярыш» спорт комплексында да булды. Биредә капиталь ремонт эшләре план буенча бара. Төп эшләрне июль ахырына кадәр тәмамлау бурычы куелган.

Шәһәр җитәкчелеге инфраструктура объектларын яңарту эшләрен контрольдә тотуны дәвам итә, максат — шәһәр халкы өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудыру.