Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин политехника көллиятендә махсус хәрби операция ветераннары арасында узачак «Абилимпикс» чемпионатында Түбән Кама данын яклаячак катнашучылар белән очрашты.
Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә 14 катнашучы 8 компетенция буенча осталыкларын камилләштерә. Алар шәһәрнең әйдәп баручы һөнәри белем бирү учреждениеләре базасында шөгыльләнә.


«Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты Казанда 26 июньнән 1 июльгә кадәр узачак.


Очрашу барышында Айдар Метшин Түбән Кама командасына уңышлар теләде һәм аларның көченә, осталыгына ышаныч белдерде.
Альбина Вәлиева
MAX