Түбән Камада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев җитәкчелегендә Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды. Көн тәртибендә пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң зыян күргән Чәби урамындагы 3нче йортны торгызу мәсьәләсе каралды.

Бүгенге көндә авария хәлендәге конструкцияләр сүтелгән, җимерелгән өлешләрне демонтажлау эше башланган. Шул ук вакытта бинаның техник халәте комплекслы рәвештә өйрәнелә. «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе белгечләре башта йортны тышкы яктан бәяли, аннары һәр фатир буенча инструменталь диагностика үткәрү планлаштырыла. Бу тикшерүләр бинаның киләчәк язмышы турында нигезле карар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Алынган нәтиҗәләр нигезендә комиссия алдагы эш планын билгеләячәк. Хәзер үк капиталь ремонтка актив әзерлек бара. Эшләр планлы режимда алып барыла. Вәзгыять республика һәм шәһәр җитәкчелеге контролендә.