Бүген ярдәм пунктына Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназия укучылары килде. Алар үз куллары белән үрелгән маскировка челтәре алып килделәр. Мәктәп укучылары саклагыч ятьмәләрне махсус технология буенча әзерли. Моннан тыш, алар хәрбиләргә хатлар яза, шулай ук коры душ һәм исән калу беләзекләре ясый.

Изге эшкә Е. Королев исемендәге политехника көллияте коллективы да кушылды. Алар үзәккә дүрт маскировка челтәре һәм акчалата ярдәм тапшырды.

Шулай ук өлкән буын вәкилләре дә читтә калмый. Түбәнкамалы солдатлар өчен кирәкле эш кораллары — шөреп боргыч, перфоратор һәм шлифовкалау машинасы тапшырды. Аларның гомуми бәясе якынча 120 мең сум тәшкил итә.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, гуманитар ярдәм пунктына ярдәм агымы өзлексез дәвам итә. Шәһәр халкының активлыгы һәм бердәмлеге фронттагы хәрбиләргә зур терәк булып тора.