Халыкара форумга әзерләнгән күргәзмә дистәләгән сәнәгать предприятиеләрен һәм фәнни оешмаларны бер мәйданга җыйган. Биредә сәнәгать, медицина, мәгълүмати технологияләр, авыл хуҗалыгы һәм экология өлкәләрендәге заманча эшләнмәләр тәкъдим ителгән. Югары экспорт мөмкинлекләренә ия булган Татарстан компанияләре продукциясе чит ил кунаклары арасында зур кызыксыну уятты.

Татарстанның Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, күргәзмә төрле юнәлешләрне — медицина технологияләреннән алып яшьләр проектларына кадәр берләштерә.

«Биредә медицинадан башлап яшьләр инициативаларына кадәр киң спектр тәкъдим ителгән. Татарстанда эшләнгән һәм инде практикада кулланыла торган уникаль технологик чишелешләр дә бар», — дип белдерде Азат Кадыйров.

Министр сүзләренчә, проектлар авторлары арасында яшь белгечләр күп, ә экспозицияне әзерләүдә дә төп рольне нәкъ менә яшьләр башкарган.

Күргәзмәдә аерым игътибарга лаек экспонатлар да урын алган. Алар арасында сәнәгать инспекциясе өчен билгеләнгән «Innospector» пилотсыз очу аппараты системасы, «СОНОРУС» медицина комплекслары, йөрәк ритмын күзәтүгә нигезләнгән дистанцион мониторинг җайланмалары, шулай ук хирургия һәм реабилитация өчен заманча медицина җиһазлары бар.

Моннан тыш, кунаклар «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе тарафыннан эшләнгән водород ягулыгында эшләүче экскурсия судносын, суны чистарту өчен «СОНОплазмаВ-1000» җайланмасын, 110 кВ көчәнешле кабель муфтасын, шулай ук «ПОЗиС» компаниясенең сыр өлгертү өчен яңа технологик җиһазын күрә ала.

Азат Кадыйров ассызыклаганча, күргәзмәне оештыруда яшьләрнең өлеше зур.

«Дизайннан башлап делегацияләрне озатып йөрүгә кадәр — күпчелек эшләрне яшьләр башкара. Бу экспозиция Татарстанның дөньяга идеяләр генә түгел, ә әзер технологик чишелешләр дә тәкъдим итә алуын күрсәтә», — дип билгеләде министр.

Күргәзмәнең эчке өлеше белән кунаклар бүген таныша алачак, ә ачык һавада урнашкан экспозиция ял көннәрендә дә эшләвен дәвам итәчәк.