Турнирга республиканың 23 муниципаль районыннан 70 спортчы җыелды. Алар ике спорт дисциплинасында — кул көрәше һәм шахмат уенында осталыкларын күрсәттеләр. Ярышлар көч, түземлек һәм стратегик фикерләүне берләштергән мавыктыргыч көрәш рәвешендә узды.

Әлеге турнир Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән икенче тапкыр оештырыла. Бәйге зона этабы форматында уза, ә финал ярышлары октябрь аена планлаштырылган. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, турнирның төп максаты — махсус хәрби операция зонасыннан кайткан хәрбиләрне спорт һәм аралашу аша җәмгыятькә җайлаштыру, аларның социаль тернәкләнүенә ярдәм итү.