The Hatters төркеме Түбән Кама шәһәренең 60 еллык юбилей бәйрәменең хедлайнеры булачак. Бу хакта 19 июньдә узган матбугат конференциясендә шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.


Бәйрәм концерты алдыннан шәһәрнең үсеш тарихының төп этаплары турында берничә новелладан торган театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Аннан соң сәхнәгә Эльмира Кәлимуллина, Фирдүс Тямаев, Ришат Төхвәтуллин, Мария Диброва һәм «Волга-Волга» төркеме чыгачак.

Кичке программа 21:30–22:00 сәгатьләрдә бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

«Без телибез: бәйрәмнән соң шәһәр халкы концертны һәм салютны гына түгел, ә үз шәһәрләре өчен горурлык хисен дә истә калдырсын. Шәһәрне төзегән кешеләр һәм аны бүген үстерүчеләр белән дә горурлансыннар», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Бәйрәм 15 августта узачак. Чаралар өч мәйданчыкта оештырыла: «Кояшлы алан», «Гаилә» парклары һәм «Манзара» сәүдә үзәге янындагы территория.