Хәзер автокибетләр һәм банкның мобиль бүлекчәләре авылларга бер үк вакытта киләчәк. Бу яңалык кешеләргә бер сәфәрдә үк кирәкле азык-төлек һәм көнкүреш товарларын сатып алырга, шулай ук финанс хезмәтләреннән файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүгенге көндә «Татпотребсоюз» республикадагы 2 меңнән артык торак пунктны кирәкле товарлар белән тәэмин итә. Оешманың күчмә сәүдә челтәре аеруча әһәмиятле урын тота: 135 автокибет 1300дән артык авылга даими рәвештә хезмәт күрсәтә. Кооперация системасы авыл кешеләренә азык-төлек кенә түгел, ә хуҗалык кирәк-яраклары һәм үз җитештергән продукциясен дә тәкъдим итә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча ваклап сату әйләнеше 6,7 миллиард сумга җиткән. Заманча җиһазландырылган күчмә сәүдә нокталары ерак авыллар өчен мөһим инфраструктура элементына әйләнеп, һәр айда уртача 390 мең сум күләмендә керем китерә.

Сбербанкның күчмә офислары да авыл халкы өчен киң мөмкинлекләр ача. Даими банк бүлекчәләре булмаган җирләрдә яшәүчеләр монда карта рәсмиләштерә, исәп-хисап счетлары ача, акча күчерә, төрле түләүләр башкара һәм белгечләрдән кирәкле киңәшләр ала ала. Автокибетләр белән банк хезмәтләренең бер вакытта күрсәтелүе бигрәк тә өлкәннәр һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен зур уңайлык тудырачак. Аларга көндәлек сатып алуларны да, финанс мәсьәләләрен дә берьюлы хәл итү мөмкинлеге бирелә.
Автокибетләр һәм мобиль банк офисларының маршрутлары һәм эш вакыты үзара килештерелгән. Шуңа күрә авыл халкы хезмәтләрдән нәтиҗәлерәк файдалана алачак. Маршрутлар һәм килү графиклары белән махсус сылтама аша танышырга була. 

Авыл кешеләре фикеренчә, күчмә сәүдә нокталары күптән инде товар сату урыны гына түгел. Алар аралашу мәйданы вазифасын да үти, биредә кешеләр үз тәкъдимнәрен җиткерә, кирәкле товарларга заказ бирә һәм яңалыклар белән уртаклаша. Хәзер исә бу мөмкинлекләргә банк хезмәтләре дә өстәләчәк, нәтиҗәдә мондый очрашу нокталарының әһәмияте тагын да артачак.

Әлеге проектның төп максаты — авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү, социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен киңәйтү һәм ерак торак пунктларда көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүне җиңеләйтү. Моннан тыш, күчмә сәүдә системасы җирле җитештерүчеләргә үз товарларын сату өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырып, авыл икътисадының үсешенә дә уңай йогынты ясаячак.