Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре идарәсенә яңа җитәкче итеп Алсу Мамадалиева билгеләнде. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәр мэры Радмир Беляев хәбәр итте.
Алсу Шәүкәт кызының әлеге тармакта бай эш тәҗрибәсе бар: ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында, Бөгелмә шәһәренең муниципаль структураларында, шулай ук ГИСУда матбугат сәркатибе булып хезмәт куйган.
Альбина Вәлиева
MAX