26 июнь көнне Татарстанда хәрби хезмәткәрләр, шулай ук аларның гаилә әгъзалары өчен махсус «кайнар линия» үткәреләчәк. Мөрәҗәгатьләр 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Әлеге чараны ТР Дәүләт Советы каршындагы «Мәрхәмәт — Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештыра. Проектның эшен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская координацияли.
«Кайнар линия» барышында белгечләр хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаиләләренең хокукларын тәэмин итү, социаль гарантияләр, дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирәчәк.
Түбән Кама халкы консультация алу өчен түбәндәге элемтә чараларыннан файдалана ала: — (843) 236-00-71, шулай ук Max мессенджеры буенча — +7 (965) 593-86-64.
Альбина Вәлиева
MAX