Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр иткәнчә, бәйрәм мәйданында зур күләмдә милли ризык әзерләп, ил күләмендә яңа гастрономик рекорд кую ниятләнә. Әлеге нәтиҗә рәсми рәвештә теркәлеп, «Россия рекордларының гастрономия китабына» кертеләчәк.
Мондый тәҗрибә Бөтенроссия авыл Сабан туйларында элек тә булган. Берничә ел элек Пермь краенда узган бәйрәмдә пешекчеләр меңләгән кешегә җитәрлек күләмдә татар халкының танылган ризыгы — азу әзерләп, рекорд куйган иде. Ул вакытта 3400дән артык порция ризык пешерелгән, ә аның гомуми авырлыгы 857 килограммнан артып киткән.
Быел исә Пенза өлкәсендә рекорд күрсәткечен яңартырга җыеналар. Оештыручылар мәгълүматына караганда, бәйрәм кунаклары өчен бер тоннадан артык татар милли ризыгы әзерләү күздә тотыла.
Шулай итеп, XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе татар халкының мәдәни мирасын гына түгел, милли аш-су традицияләрен дә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәчәк.

Альбина Вәлиева
MAX