Бүген волонтерлар 17 кешедән торган чираттагы төркемне юлга озаттылар. Илнең төрле төбәкләреннән килгән ир-егетләр контракт нигезендә хәрби хезмәткә китә. Юлга чыгар алдыннан аларга кием-салым, шәхси гигиена чаралары, окоп шәмнәре һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары тапшырылды.

«Скрудж» позывнойлы солдат контракт хезмәтен икенче тапкыр дәвам итә. Бу юлы ул пилотсыз очкыч операторы булып хезмәт итәргә җыена. Аның сүзләренчә, тылдан килгән ярдәм сугышчыларга көч өсти, ә балалар язган хатлар аеруча рухландыра.

Махсус хәрби операция башланганнан бирле «Игелекле йөрәкләр» төркеме 3 меңнән артык кешене фронтка җыйган. Кирәк-яраклар Химиклар проспектындагы 72 Б адресы буенча урнашкан гуманитар ярдәм җыю пунктында кабул ителә. Үзәкнең ишекләре көн саен ачык.