Бүгенге көндә Халык иҗаты йортында 49 ирекле катнашучы теркәлгән. Алар тарафыннан 46 социаль әһәмияткә ия проект тормышка ашырылган. Учреждение шәһәрнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнашып, төрле фестивальләр, хәйрия акцияләре һәм иҗади чаралар оештыра.

Үзәкнең ачылыш тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев катнашты. Ул волонтерлык хәрәкәтенең җәмгыять өчен әһәмиятен ассызыклады.

Аның сүзләренә караганда, бүген ирекле эшчәнлек җәмгыять тормышында аерым урын алып тора. Аеруча хәйрия проектларын үстерү, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү юнәлешләре мөһим булып кала.

«Халык иҗаты йорты очраклы гына сайланмады. Биредә инде күптәннән актив иҗтимагый эш алып барыла, төрле мәдәни һәм социаль проектлар тормышка ашырыла. Ышанам ки, яңа үзәк битараф булмаган һәм актив кешеләрне берләштерүче урынга әвереләчәк», — дип билгеләп үтте Радмир Беляев.

Ачылыш чарасында Татарстанның ирекле хәрәкәте вәкилләре дә катнашты. Алар билгеләп үткәнчә, Түбән Кама республикада ачылган 42нче «Игелек үзәге» булып тора.