Бүген Түбән Камага эш сәфәре белән Татарстан Республикасы рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев килде. Ул шәһәрнең бизнес-инфраструктурасы объектларында булды һәм эшмәкәрләр белән очрашты.
Башта делегация «Түбән Кама» сәнәгать паркында булып, резидентларның эшчәнлеге белән танышты. Биредә эшләп килүче предприятиеләрнең җитештерү мөмкинлекләре, продукцияне сату юллары һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

Аннары эшлекле очрашу «База» креатив индустрияләр үзәгендә дәвам итте. Анда шәһәр эшмәкәрләре, бизнес-берләшмәләр вәкилләре һәм муниципалитет җитәкчелеге катнашты.
Очрашу барышында бизнесны үстерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр күтәрелде, дәүләт ярдәме чаралары һәм эшмәкәрләрнең тәкъдимнәре турында сүз барды.

Фәрит Габделганиев Түбән Камада эшмәкәрлек өчен булдырылган шартларга уңай бәя бирде һәм шәһәрдә кече һәм урта бизнесның актив үсеш алуын билгеләп үтте.
Очрашуда шулай ук Түбән Камада эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге эшчәнлеген яңарту мәсьәләсе дә күтәрелде. Түбән Кама мэры Радмир Беляев хәбәр иткәнчә, әлеге проектны Шәһәр көненә кадәр гамәлгә ашыру күздә тотыла.
Альбина Вәлиева
MAX