Яңа система ярдәмендә хәвеф-хәтәр игълан ителгән очракта подвал ишеге подъезд ишекләре белән бер үк вакытта автомат рәвештә ачылачак. Бу халыкка яшеренү урыннарына тиз һәм тоткарлыксыз керү мөмкинлеге бирә.

Моннан тыш, биналар эчендә махсус контроль төймә урнаштыру каралган. Хәвеф-хәтәр режимы тәмамланганнан соң, йортта яшәүчеләр әлеге җайланма ярдәмендә ишекләрне мөстәкыйль рәвештә ачып-ябып торачак.
Электрон йозакларны урнаштыру эшләре идарәче компания тарафыннан «Компьюсервис» оешмасы белән берлектә алып барыла.

Элегрәк Түбән Кама мэры Радмир Беляев яшеренү урыннарын подъезд ишекләрендәге кебек автоматик йозаклар белән җиһазлау эшен башларга кушкан иде.

Альбина Вәлиева
MAX