Аның сүзләренә караганда, республика вәкилләре әлеге бәйгедә елдан-ел активрак катнаша. Узган сезон нәтиҗәләре дә моны раслый:

Татарстаннан финалга чыккан 16 ветеран уңышлы чыгыш ясап, барлыгы 11 бүләк яулаган.

Чемпионат программасы төрле юнәлешләрне колачлый. Катнашучылар адаптив физик тәрбия, сантехника системаларын монтажлау һәм хезмәт күрсәтү, беренче ярдәм күрсәтү, эшмәкәрлек, вокал, буяу-маляр эшләре һәм массаж хезмәтләре кебек компетенцияләрдә үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Искәртеп узыйк, махсус хәрби операция ветераннары өчен «Абилимпикс» чемпионаты беренче тапкыр Казанда үткәрелде. Ул вакытта республикадан 79 кеше бәйгенең Мәскәүдә узган йомгаклау этабына юллама алган. Финалга чыккан катнашучылар саны буенча Татарстан Россиянең иң алдынгы биш төбәге рәтенә керде.

Чемпионат «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты һәм аның составындагы «Профессионалитет» федераль программасы ярдәмендә тормышка ашырыла.