Түбән Камада Химиклар проспектының Урман урамыннан Корабельная урамына кадәрге юл участогында капиталь ремонт башланды.
Эшләрне «Татавтодор» оешмасы башкара. Хәзер белгечләр иске асфальт катламын салдыралар.
Проект кысаларында 4,8 чакрым озынлыктагы юл яңартылачак. Биредә юл өслеге тулысынча алыштырылачак, яңа тротуарлар һәм велосипед юллары салыначак. Шулай ук өстәмә яктырткычлар урнаштыру, борылыш урыннарын җайга салу һәм юл буйларын төзекләндерү дә каралган.
Альбина Вәлиева
MAX