Түбән Камада 29 июньнән 9 июльгә кадәр Сөембикә һәм Чулман урамнары киселешендә транспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак. Бу хакта шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чикләүләр Сөембикә урамының 61нче йортыннан 42А йортына кадәрге өлешендә гамәлдә булачак.

Юлның ябылуы җылылык челтәрләрен яңарту эшләре белән бәйле. Эшләр тәмамланганнан соң юл өслегенә яңадан асфальт түшәләчәк.

Автомобиль йөртүчеләрдән вакытлыча килеп чыккан уңайсызлыкларны исәпкә алуларын һәм йөрү маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйлар.