Эшлекле очрашу вакытында Санта-Барбара шәһәре мэры белән Түбән Камага рәсми визит оештыру турында сөйләштеләр. Якын арада ике шәһәр арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру турында килешү имзалау планлаштырыла.

Әлеге килешү икътисад, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә хезмәттәшлекне, шулай ук муниципаль идарә өлкәсендә тәҗрибә уртаклашуны үстерү өчен нигез булачак.

Моннан тыш, форум кысаларында Бразилия муниципалитетлары ассоциациясе һәм Глобаль Көньяк илләре муниципалитетлары вәкилләре белән дә сөйләшүләр узды.

«Мондый очрашулар яңа халыкара элемтәләр урнаштырырга, тәҗрибә уртаклашырга һәм уртак проектлар өчен мөмкинлекләр табарга ярдәм итә. Түбән Кама өчен бу — халыкара хезмәттәшлекне киңәйтүгә, эшлекле һәм гуманитар бәйләнешләрне ныгытуга тагын бер адым», — дип язды үзенең телеграм-каналында шәһәр мэры Радмир Беляев.