Бәйге өч этаптан торды. Катнашучылар юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте, фигуралы йөртүдә осталыкларын сынады.

Иҗади тур исә конкурсның иң кызыклы өлешләренең берсенә әверелде. Гүзәл затлар автомобильләрен шарлар, чәчәкләр һәм тасмалар белән бизәде. Төп шарт — декор машина белән идарә итәргә комачауламаска тиеш.

Камилә Вәлиева командасы аеруча игътибар җәлеп итте. Кызлар милли киемнәрдән килгән, кулларына чәкчәк тоткан, ә автомобильләрен татар милли бизәкләре белән бизәгән.

«2026 ел Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шуңа күрә машинамны татар милли бизәкләре белән бизәргә булдым», — дип сөйләде бәйгедә катнашучы Камилә Вәлиева.

Оештыручылар әйтүенчә, «Автоледи» бәйгесе машина йөртү культурасын үстерергә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә һәм машина йөртү осталыгын камилләштерергә ярдәм итә.

«Җиңү генә мөһим түгел, иң мөһиме — катнашу. Юлларда һәрвакыт яшел ут янсын. Барыгызны да әлеге бәйгедә катнашырга чакырам», — диде катнашучы Рәхилә Корбангалиева.

Быел «Автоледи-2026» бәйгесендә иң оста машина йөртүче исемен Наилә Соколова яулады. Аңа һәм барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.