Бөтенроссия конкурсы нәтиҗәләре буенча 31нче лицей бер елдан азрак эшләүче учреждениеләр өчен номинациядә иң яхшысы дип танылды. 

Җиңүләре өчен яшь армиячеләр 1 млн сум күләмендә грант алдылар. Акчалар «Юнармия»йортын алга таба үстерүгә һәм җиһазландыруга юнәлдереләчәк.

Проектны гамәлгә ашыруда штаб җитәкчесе һәм лицей директоры Илнар Камалов катнашты.